Главная

Студия «Гульзада»
Ислам и культура
Творчество Гульзады
Фестиваль
Cтудийная звукозапись
Театр-студия «Рух»
Искусство жизни
Консультация
Любые праздники для Вас
Контакты
Музыкальный магазин

Культура и фольклор

Восточная мысль

Форум

Волшебный мир музыки

Фонотека

Ссылки

Разное

Внесите свой вклад
в развитие проекта:
присылайте материалы,
фотографии, ссылки на
интересные сайты,
свои идеи

 

 

 

 

Ислам и культура

Корьән Кәрим. Тәфсир

 

Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Халкыбызны милләт итеп саклап калучы иң бөек ике көчнең берсе Туган тел булса, иң әһәмиятлесе, хичшиксез, Ислам дине булып тора.

Үземнең студиямне булдыру белән, милләтебезнең рухи һәм мәдәни байлыгын аудиоязмалар рәвешендә җиткерүне максат итеп куйган идем. Иң беренче чиратта Дингә багышланган программаны башлап җибәрергә ниятләсәмдә, озак кына вакыт бу эшне җиренә җиткереп башкара алучыны, тирән фәлсәфи фикерле, гыйлемле, матур тавышлы, күңелемә хуш килгән кешене таба алмый йөрдем.
Ниһаять, Алланың рәхмәте белән, миңа Рамил хәзрәт Юныс белән очрашырга насыйп булды. Ул мине бигрәктә үзәнең догматик кысаларга кермичә, заманча фикерләве белән күңелемне җәлеп итте. Шуның өстенә ул укымышлы, төпле гыйлемле дә булып чыкты.

Без, мөселманнар, үзебезне Корьән кушканча яшәргә тиеш, дип саныйбыз. Әмма ләкин, Көрьәндә ниләр язылуы, аның иксез-чиксез тирән мәгънәсе безгә һамәнда аңлаешсыз, акыл белән ирөшә алмаслык сер булып кала бирә. Шуның өчендә, без дингә багышланган бу программаны Корьән тәфсиреннән башларга булдык.

Тәфсир - ул тәрҗемә гөнә түгел, ә бәлки һәр сүрәнең, һәр аятнең мәгънәсен җиренә җиткереп фәлсәфи рәвештә аңлатып бирүдә.

Безнең, бу Дин программабыз моның белән гөнө бетмәячәк. Һәр аудио-альбомыбызны без номерлап барырга булдык. Сезнөң кулыгызда алтынчы номерла аудио-альбом. Бу аудио-язма үзләренең йорәкләрендә иман нурын сүндермичә саклап калган миллэтләшләремә багышлана. Ул безгә кыйблабызны тагында барлап, эчке дөньябызны иман нуры белән яктыртып, Корьән Кәрим серләренә төшенеп яшәргә ярдәм итсен иде!


 

 

Рамил Юныс 1969 елда 19 июльдә Татарстанның Апас районынды туа. Урта мәктәпне көмеш медаль белен тәмамлаганнан соң Казан авиация институтына укырга керә.
Анда 3 ел гыйлем алганнан соң, Коръән, Ислам дине белән кызыксына башлый һәм шул кызыксынуы аны Казанда иң беренче ачылган Кабан арты мәдрәсәсенә алып килә. Анда гыйлем алганнан соң, Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәренең Ислам университеты оештырган конкурста югары бәяләнеп, шул университетка укырга кабул ителә. Анда дүрт елдан артык гыйлем ала. Гарәп теле, Коръән, Тәфсир, Хәдис һәм башка гыйлемнәрне тирәннән үзләштерә. Бүгенге көндә Татарстан җөмһүриятенең ислам мәркәзе президенты вазыйфасын үти, Мөхәммәдия мәдрәсәндә шәкертләргә Шәригать фәннәреннән белем бирә. Түбән Кама шәһәренең мәчетендә имам Хатыйп булып эшләде. Хәзерге вакытта Казаныбызга кайтты Кол Шәриф мәчетендә имам Хатыйп. Үзенең иң изге теләген Рамил хәзрәт Юныс түбәндәгечә аңлата:

«Кызганычка каршы, Ислам динен бик күпләр атрибутика буларак кына аңлыйлар, ягъни, тышкы кыяфәт, мәҗлесләр, корбан чалу, сәдәкә бирү һ. б. Ләкин, дин - ул тышкы күренеш келә түгел, ә бәлки, эчке рухи байлык. Халкыбызга исламның рухи ягын тирәнерәк итеп аңлатасы иде. Әгәр без дин аркылы халкыбызның аңын, фикерен, мәгърифәтен үстерсәк, эчкечелеккә киртә куйсак, ялган, гайбәт, урлашу кебек гөнаһлы гамәлләрдән тыелсак, ул чагында без милләт буларак, дәүләт буларак сакланып кала алачакбыз. Мин дә бу изге эшләрне башкаруда үземнең өлешемне кертә алсам, Аллаһы Тәгалә тарафыннан үземә йөкләнгән вазыйфаның бер өлешен үти алдым дип санар идем.»

Сезне Көрьән Кәримнең хикмәтләре белән таныштыручы Татарстан җөмһүриятенең Ислам мәркәзе Президенты, Шәригать гыйлеме белгече Рамил хәзрәт Юныс.

 

Корьән сүрәләре һәм аларның тәфсиләре, гарәпчә укылышлары:
1. Фатихә сүрәсе (можно послушать в mp3-формате).
2. Тәбәрәк сүрәсе.
3. Бакара (Сыер) сүрәсе.
4. Дүхан сүрәсе, Шәрех сүрәсе, Кадер сүрәсе, Зәлзәлә.
5. Тәкәсүр сүрәсе, Әл-гаф сүрәсе, Һүмәзә сүрәсе, Фил сүрәсе, мөнәҗәт «Ваясиелкарани» (Гөлзадә башкаруында).
6. Кураеш сүрәсе, Магун сүрәсе, Кәүсәр сүрәсе, Кәфирун сүрәсе, Насыр сүрәсе, мөнәҗәт «Лә Илләһә иллә Аллаһу» - (Гөлзадә башкаруында).
7. Ихлас сүрәсе, Фәләкъ сүрәсе, Нәс сүрәсе, мөнәҗәт «Үгет нәсихать» - (Гөлзадә башкаруында).
8. Ясин сүрәсе (беренче яртысы).
9. Ясин сүрәсе (икенче яртысы).
10. Нур сүрәсе (беренче кисәк).
11. Нур сүрәсе (икенче кисәк).
12. Нур сүрәсе (өченче кисәк).
13. Нур сүрәсе (дүртенче кисәк).

 

 

Галәм тарихы
Пәйгамбәрләр тарихы

1. Дөнья яралуы
Адәм галәйһис-сәлам
(послушать фрагмент в mp3)
2. Идрис галәйһис-сәлам
Нух галәйһис-сәлам

Дәвамы бар...

Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Халкыбызны милләт итеп саклап калучы иң бөек ике көчнең берсе Туган тел булса, иң әһәмиятлесе, һичшиксез, Ислам дине булып тора.

Үземнең студиямне булдыру белән, милләтебезнең рухи һәм мәдәни байлыгын халыкка аудаоязмалар рәвешендә җиткерүне максат итеп куйган идем. Иң беренче чиратта Дингә багышланган программаны башлап җибәрергә ниятләсәм дә, озак кына вакыт бу эшне җиренә җиткереп башкара алучыны, тирән фәлсәфи фикерле, гыйлемле, матур тавышлы, күңелемә хуш килгән кешене таба алмый йөрдем.

Ниһаять, Алланың рәхмәте белян, миңа Рамил хәзрят Юныс белән очрашырга насыйп булды. Ул мине бигрәк тә үзенең догматик кысаларга кермичә, заманча фикерләве белән җәлеп итте. Шуның өстенә ул укымышлы, төпле гыйлемле дә булып чыкты.

Без, мөселманнар, үзебезне Коръән кушканча яшәргә тиеш, дип саныйбыз. Әмма ләкин, Коръәндә ниләр язылуы, аның иксез-чиксез тирән мәгънәсе безгә һаман да аңлаешсыз, акыл белән ирешә алмаслык сер булып кала бирә. Щуның өчен дә, без динге багышланган бу программаны Коръән тәфсиреннән башларга булдык һәм инде бу сериал уңышлы гына чыгып килә.

Ә бу язмабыз Галәм тарихына – Пәйгамбәрләр тарихына багышлана. Сез, бу дөньяга килеп киткән иң олуг пәйгамбәрләрнең гыйбрәтле тарихы белән танышырсыз. Ислам динен Адәм балаларының калебенә сеңдерү өчен пәйгамбәрләрнең күпме авырлыклар күрүләрен, шуңа карамастан, Аллаһы Тәгалә юлыннын тайпылмыйча, дөньяга килгән беренче пәйгамбәрдән алып соңгысына кадәр Ислам динен дәгъват итүләрен белербез.
Сезңен кулыгызда беренче номерлы аудиоальбом.
Бу аудиоальбом Ислам тарихы, белән кызыксынучы олы яшьтәгеләр һәм мәктәп балалары өчен чыгарыла. Ул безгә кыйблабызны тагын да барлап, эчке дөньябызны иман нуры белән яктыртып, Коръән Кәрим серләренә төшенеп яшәргә ярдәм итсен иде!

 

 

Сезне Галәм тарихы һәм Пәйгайбәрләр тарихы белән таныштыручы – Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе, Татарстан җөмһүриятенең Ислам мәркәзе Президенты, Шәригать гыйлеме белгече Рамил хәзрәт Юныс.

 

 

Рамил Юныс 1969 елда 19 июльдә Татарстанның Апас районынды туа. Урта мәктәпне көмеш медаль белен тәмамлаганнан соң Казан авиация институтына укырга керә.
Анда 3 ел гыйлем алганнан соң, Коръән, Ислам дине белән кызыксына башлый һәм шул кызыксынуы аны Казанда иң беренче ачылган Кабан арты мәдрәсәсенә алып килә. Анда гыйлем алганнан соң, Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәренең Ислам университеты оештырган конкурста югары бәяләнеп, шул университетка укырга кабул ителә. Анда дүрт елдан артык гыйлем ала. Гарәп теле, Коръән, Тәфсир, Хәдис һәм башка гыйлемнәрне тирәннән үзләштерә. Бүгенге көндә Татарстан җөмһүриятенең ислам мәркәзе президенты вазыйфасын үти, Мөхәммәдия мәдрәсәндә шәкертләргә Шәригать фәннәреннән белем бирә. Түбән Кама шәһәренең мәчетендә имам Хатыйп булып эшләде. Хәзерге вакытта Казаныбызга кайтты Кол Шәриф мәчетендә имам Хатыйп. Үзенең иң изге теләген Рамил хәзрәт Юныс түбәндәгечә аңлата:

«Кызганычка каршы, Ислам динен бик күпләр атрибутика буларак кына аңлыйлар, ягъни, тышкы кыяфәт, мәҗлесләр, корбан чалу, сәдәкә бирү һ. б. Ләкин, дин - ул тышкы күренеш келә түгел, ә бәлки, эчке рухи байлык. Халкыбызга исламның рухи ягын тирәнерәк итеп аңлатасы иде. Әгәр без дин аркылы халкыбызның аңын, фикерен, мәгърифәтен үстерсәк, эчкечелеккә киртә куйсак, ялган, гайбәт, урлашу кебек гөнаһлы гамәлләрдән тыелсак, ул чагында без милләт буларак, дәүләт буларак сакланып кала алачакбыз. Мин дә бу изге эшләрне башкаруда үземнең өлешемне кертә алсам, Аллаһы Тәгалә тарафыннан үземә йөкләнгән вазыйфаның бер өлешен үти алдым дип санар идем.»

 

Корьәнне дөрес укырга өйрәник

Гарәп хәрефләренең дөрес яңгырашы

Мөхәммәдия мәдрәсәсенең мөдәррисе Сәет остаз укый

Эчтәлек:
1. «Фәтихә» сүрәсе
2. «Бәкарә» сүрәсе
3. «Нәс» сүрәсе
4. «Фәләкъ» сүрәсе (можно послушать в mp3)
5. «Әлихләс» сүрәсе
6. «Әлмәсәд» сүрәсе
7. «Әннәсыр» сүрәсе
8. «Әлкәфирун» сүрәсе
9. «Кәүсәр» сүрәсе
10. «Әраәйтә» сүрәсе
11. «Кураеш» сүрәсе
12. «Әлфил» сүрәсе
13. «Әлһүмәзәһ» сүрәсе
14. «Әлгасыр» сүрәсе
15. «Әттәкәсүр» сүрәсе

 

Һәфтияк шәриф

Мөхәммәдия мәдрәсәсенец мөдәррисе Сәет остаз укый

Эчтелек:
1. «Фәтихә» сүрәсе (можно послушать в mp3)
2. «Бәкарә» сүрәсенең башы
3. «Бәкарә» сүрәсеннән «Фәзкүрун»
4. «Бәкарә» сүрәсеннән «Шәһрөрамазан»
5. «Бәкарә» сүрәсеннән «Аятел-көрси»
6. «Бәкарә» сүрәсеннән «Лилләһи»
7. «Гимран» сүрәсеннән «Вәлилләһи»
8. «Йәсин» сүрәсе
9. «Хәшер» сүрәсеннән «Лә йәстәви»
10. «Әлмөлек» сүрәсе («Тәбәрак»)
11. «Нәбә» сүрәсе
12. «Әддухә» сүрәсе
13. «Әннәшрах» сүрәсе
14. «Әттин» сүрәсе
15. «Әлгәләк» сүрәсе
16. «Әлкадер» сүрәсе
17. «Әл бәйинәһ» сүрәсе
18. «Зүлзиләт» сүрәсе
19. «Әлгадият» сүрәсе
20. «Әлкаригәһ» сүрәсе
21. «Әттәкәсүр» сүрәсе
22. «Әлгасыр» сүрәсе

 

СИХЕРдән дәвалаучы ДОГАЛЛАР

 

Әгәрдә сез, бу язманы тыңлаган вакытта, тәнегезнең, яки күзегезнең калтыравын сизсәгез, яки авыру кеше ыңгыраша башласа, яки температүрасы күтәрелеп, йөзе кызарса, яки берәр тән әгъзасын көзән җыерса, яки авыру кеше утырган урыныннан чыгып качарга теләсә, я, булмаса, җыларга теләге туса, яки бик каты җыласа хәттә эченнән җен сөйләве мөмкин....

Димәк, бу, кешедә сихер бар. Андый очракта, үзегезне сихердән дәвалау очен, бу язманы бер - ничә тапкыр тыңларга, тәкъдим итәбез.

Кереш сүз: Рамилъ хәзрәт Юныс
Догаларны укый: Шәех Мохәммәд ибн Габбас

 

Послушать фрагменты в mp3

 

 

Пишите: muzyka ( собака ) inbox.ru
Design by bulmas.ru