Гөлзадә «Көзге ачы җилләрдә»
В этом альбоме собраны татарские народные песни в исполнении народной артистки РТ,
Лауреата премии им. М. Джалиля, Заслуженного деятеля искусств АР Крым - Гульзады Сафиуллиной.
Миңа кешеләргә җыр өләшү насыйп булды. Яратам мин халыкның узе кебек борынгы һәм моңлы җырларын. Аларда халыкның күңеле, язмышы. Ничә еллар буе изелгән телебезне бәлки әле җырлар гына саклап килгәндер. Безнең халык бит ул сабый бала кебек аерата нечкә күңелле, нәзәкатьле, итәгатьле, пак, тырыш, искиткеч сабыр.
Халык җырлары йөрәктән өзелеп төшкәннәр. Иксез-чиксез сагыш хисләре белән сугарылганнар. Ул моңнарда талир тәнкә чыңнары да, күзеңнең явын алырлык беләзекләре, челтәрле алкалары да, энҗе - мәрҗәнле калфаклары, чигуле сөлгеләре, моңлы саз аһәңнәре. Аларда дәртле тальян моңнары, аулак өйләр, каз өмәләре, сабан туйлары, челтәрле тәразә өлгеләре.
Иң авыр минутларымда халык җырлары минем күңелемне юата, хәсрәтемне тарата. Бу альбомдагы татар халык җырлары гасырлар кичкәннәр. Ата-бабаларыбыз аларны бүгенге көнгә кадәр саклап, безнең буынга китереп тапшырганнар. Бездә - җыр, моңнарыбызны, киләчәк буыннарга тапшыра алсак иде. «Әй,моң дәрьясы бер тамчың булсам иде»!
Альбомны әзерләүдә катнаштылар:
Халкыбызның данлыклы баянчылары Р.Мостафа, Р.Курамша, Р.Халитов,
Р.Габдракман, М.Гомәр, Ф.Исхакый, Ф.Гыйльметдин, Ринат Вәли.
Музыкаль бизәлеш һәм синтезатор: Р.Габдрахман, Р.Вәлиев.
Тавыш операторы: Камиль Файзрахман, Ринат Габдрахман,
Искәндәр Мостафа.
1. Арча 3:51
2. Дим-дим 3:15
3. Көзге ачы җилләрдә 4:26
(Токио мәчете имамы Гайнан Сафа көе, халык сузләре)
4. Сагыну җыры 2:33
5. Кара урман 6:54
б. Агыйдел каты ага 2:03
7. Рамай 3:58
8. Илче бага 1:41
9. Кыр казы 4:08
10. Алтын көмеш 1:39
11. Су буйлап 4:42
12. Җаным жәл тугел сиңа 2:20
13. Озата барма 3:52
14. Авыл кызы 3:33
15. Озату 3:46
16. Алматаның алмасы 2:24
17. Шахта 3:20
18. Абау, Алла 4:50
(Америка татарлары җыры) (mp3)
19. Карауҗа авылы көе 2:38
20. Кыйгак-бак-бак 2:10
21. Шекә авылы көе 3:08
1. Арча |
8. Илче бага
|
16. Алматаның алмасы Алматаның алмасын, Өз, агачта калмасын. Сине генә көтәм, Сине генә сагынам, Сине генә килә күрәсем. Алматаның таулары, Өзеләдер каеш баулары. Сине генә көтәм, Сине генә сагынам, Сине генә килә күрәсем. Алтын алма, алтын капка, Аерылды ике якка. Сине генә көтәм, Сине генә сагынам, Сине генә килә күрәсем. Алматаның кар суы, Йөрәгемнең ярсуы. Сине генә көтәм, Сине генә сагынам, Сине генә килә күрәсем. 17. Шахта Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска. Ул китә инде Донбасска, Сүз бирдек ташлашмаска. Шахталарга син төшәрсең, Җырлап күмер кисәрсең; Әгәр мине бик сагынсаң, Бик саргайсаң, нишләрсең? Шахтер егет күмер кисә, Кемнәр ала исәбен; Гомерең бетеп, таш басмаса, Ташламам, җанкисәгем. 18. Абау, Алла (Америка татарлары җыры) Йөрәгемне яндырадыр, Бер мәхәббәт ялкыны. Файда бирми һич тә миңа, Бозлы суның салкыны. Абау, уф Алла, Йөргән җирләрем кайда? Йөргән җирем берни түгел, Туып үскән ил кайда? Көтә идем бакчаларда Көне-төне утырып. Туган җирем, кайда син, дип, Ике күзем тутырып. Абау, уф Алла, Йөргән җирләрем кайда? Йөргән җирем берни түгел, Туып үскән ил кайда? Зәңгәр сатин күлмәгемне Тузар, димәгән идем. Яшь гомерем чит җирләрдә Узар, димәгән идем. Абау, уф Алла, Йөргән җирләрем кайда? Йөргән җирем берни түгел, Туып үскән ил кайда? Ай янында якты йолдыз – Ул Истанбул илендә. Бәхетле ата баласы Яши туган җиреңдә. Абау, уф Алла, Йөргән җирләрем кайда? Йөргән җирем берни түгел, Туып үскән ил кайда? 19. Карауҗа авылы көе Тәрәзә ачып җимнәр чәчтем, Килде ике күгәрчен. Күрдем дә ике күгәрчен, Килде сезне күрәсем. Күгәрчен гөрлидер, Баласын уятырга. Әле дә ярый дусларым бар - Күңелне юатырга. Калфагым бар, шәлем юк, Шәл алмыйча хәлем юк. Сез дусларым хакы өчен Җырламыйча хәлем юк. Күгәрчен гөрлидер, Баласын уятырга. Әле дә ярый дусларым бар - Күңелне юатырга. Алтын булып агамын, Көмеш булып тамамын. Сез, дусларым, каршысында Шәмнәр булып янамын. Күгәрчен гөрлидер, Баласын уятырга. Әле дә ярый дусларым бар - Күңелне юатырга. Тәрәзә ачып җимнәр чәчтем, Ашагыз, кошкайларым. Кайгы-хәсрәтләр күрмичә Яшәгез, дускайларым. Күгәрчен гөрлидер, Баласын уятырга. Әле дә ярый дусларым бар - Күңелне юатырга. 20. Кыйгак-бак-бак Әй, дусларым, җырлар башлыйм, Күтәреп җибәрегез. Авыр сүзләр ишетсәгез, Үткәреп җибәрегез шул, Үткәреп җибәрегез. Кыйгак-кыйгак, бак-бак-бак, Басма өстендә каз-үрдәк, шул, Басма өстендә каз-үрдәк. Әй, дусларым, сезнең белән Шат минем күңелләрем. Тагы да шулай шатлык белән Үтсә иде гомерләрем. Кыйгак-кыйгак, бак-бак-бак, Басма өстендә каз-үрдәк, шул, Басма өстендә каз-үрдәк. Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Ишетсеннәр, белсеннәр. Җыелганнар бу мәҗгескә Бертуганнар, дисеннәр. Кыйгак-кыйгак, бак-бак-бак, Басма өстендә каз-үрдәк, шул, Басма өстендә каз-үрдәк. 21. Шекә авылы көе Арабызда ком сахрасы – Сандугачлар үтә алмый. Ямьле булса да торган җир, Туган җиргә җитә алмый. Сандугачым, син бәләкәй, Син бәләкәй бит әле. Сагыну түгел, саргаерсың, Чит җирләргә кит әле. Сандугачлар сайрашалар Туган илем гөл, диеп. Туган илнең, туган җирнең, Кадерләрен бел диеп. Сандугач кунган агачның Тамырын корытмагыз. Чит җирләрдә ялгыз башым – Дусларым, онытмагыз. |