«Ак каеннар шаулый…» Илгиз Мәҗитов җырлары

Илгиз Мәҗитов Казанда сәнгать дөньясы белән бик тыгыз бәйләнештә яшәгән гаиләдә туып усә. Әтисе Габидулла Мәҗитов җырлар, инструменталь әсәрләр яза һәм халык көйләрен зур осталык белән, бик матур итеп скрипкада уйный. Әнисе Рабига-апа бик моңлы тавышы белән борынгы көйләр җырлый. Әтисенең бертуган энесе, ягъни Илгизнең абыйсы Шакир Мәҗитов татар халыкының танылган композиторы, драматургы, артисты.
Мөҗитовлар өендэ еш кына Сәлих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Җәудәт Фәйзи кебөк күренекле композиторлар, музыкантлар, танылган артистлар еш булалар. Композиторлар үзләренең яңа әсәрләрен башкаралар. Илгизнең әтисе скрипкада уйный. Әнисә бик матур итеп җырлый. Илгизнең балачагы хисләргә бик бай булып, күңелендә мәңге онытылмаслык хатирәләр уелып калганнар. Сәнгатькә, халык көйләренә, халыкчан музыкага мәхәббәт уятканнар. Аның музыкаль зәвыгын формалаштырганнар. Җырга-моңга булген олы мәхәббәт аны Казан консерваториясенә алып килә. Аны тәмамлагач яшь жырчы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли.
Безнең буын аның башкаруында заманында бик популяр булган «Гөлчирәкәй», «Хөршидә-Мөршидә», «Васфи Камилә», «Кәләү Гайшә» һәм башка бик куп җырларын хәтерли. Илгизнең иҗади мөмкинчелекләрен ачып бетерер өчен консерватория белеме генә җитми. Ул Мәскәугә А. Луначарский исемендәге театр институтының режиссерлар әзерләү факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап Казанга кайта. Муса Җәлил исемендәге Татар Дәуләт Опера һәм Балет театрында баш режиссер булып эшли.
1976 елда Илгиз Мәҗитов Г. Тукай исемендәге Татар дәуләт филармониясенең художество житәкчесе итеп билгеләнә. Куп санлы эстрада бригадаларының репертуарын үстерүдә турыдан-туры житәкчелек итә. Шулай ук ул Республикабызда үткәрелгән барлык бәйрәм концертларының алыштыргысыз режиссеры буларак таныла.
Ул РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрак Ордены Кавалеры.
Илгиз Мәҗитовның киң колачлы эшчәнлегендә аның композитор буларак күркәм иҗаты аерым урын алып тора. Халыкчан моң белән сугарылган берсеннан берсе матур җырларын профессиональ артистларда, шулай ук һәвәскәр җырчыларда бик теләп башкаралар. Популяр җырларының берничәсе: «Урман юлында», «Яшел чирәм», «Ак каеннар шаулый», «Их дускаем, кил әле», һәм башка бик күп җырлары узләренең халыкчан булулары белән тынлаучыларның күнелләрен җәлеп итте.
Бу альбомда Илгиз Мәҗитовның төрле җырчылар башкаруында яратып җырлана торган җырларын тәкъдим итәбез. Шулай ук Ильгаз Мәҗитов бу альбомда үзе җырчы буларак та катнаша, халкыбызның "Кәләу Гайшә" җырын үзенең искиткеч бай тембрлы чын ирләрчә тубән тавыш белән моңлы итеп башкара.
Аның кайнар йөрәгендә ижат ялкыны дөрли. Ул ялкын сүнмәсен. Озак еллар дөрләсен!

Татарстанның Муса Җәлил исемендәге лауреаты
шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева


1. Эх, дускаем кил әле (Зөһрә Шәрифуллина/Әминә Бикчәнтәева сүз.)
2. Яшьлегемнең алтын көннәре (Илсур-Ай/Әхмәт Ерикәй сүз.)
3. Көзге җилләр (Илсур-Ай/Ринат Харис сүз.)
4. Кайтырмын (Җәвит Шакиров/Гөлшат Зәйнашева сүз.)
5. Акбуз атлы егеткә (Сәнифә Рангулова/Гөлшат Зәйнашева сүз.)
6. Яшлек урамы (Газинур Фарукшин/Р. Әхмәтҗанов сүз.)
7. Көнче күбәлек (Ә. Жәләлетдинов/Гөлшат Зәйнашева сүз.)
8. Урман юлында (Х. Тимергалиева/Гөлшат Зәйнашева сүз.)
9. Унсигез яшь («Болгар кызлары» - трио/Гөлшат Зәйнашева сүз.)
10. Очып кайтам (Илһам Шакиров/Д. Гыйсметдинов сүз.)
11. Гомер уза (Зилә Сөнгатуллина/Д. Гыйсметдинов сүз.)
12. Ак каеннар шаулый (И. Биктагиров/Әхмәт Ерикәй сүз.)
13. Нәуруз чибәре (Илсур-Ай/Д. Гыйсметдинов сүз.)
14. Яшел чирәм (З. Шакирова/Гөлшат Зәйнашева сүз.)
15. Әнкәй бәгърем (Гөлзадә)
16. Кәләү Гәйшә (Җырлый И. Мәҗитов/Татар халык җыры)