Розалина Шаһиева «Яшә, телем»

Мул һәм нәзакәтле бу иҗатнын шаккатырасы көннәре, дәвере килеп җитте. Яшьлек елларында мин белгән Роаалина Шаһиева сәнгать доньясына баштан-аяк чумган гүзәл фанатичка һәм гаять киң колачлы, тирән фикерле галимә иде. Дөнья шигъриятендә поэзиягә шулкадәр бай һәм сискәндергеч дәрәжәдә тулышып, кайнап килеп кергән затлар бар, әлбәттә. Менә шундый вакыйганың үз әдәбиятебездә, үзебезнең татар дөньясында булуы башымны югарырак күгәрергә мәҗбүр итте, канатларымны ныгытты. Бөек Исхакыйның күкрәгендә җаны булган һәр татарның котын алган «Инкыйраз»ы бераз чигенә төшкән сыман булды. Киләчәгебезгә өмет ныгыды.
Әйе, шигърият, фәлсәфә, сынлы сәнгать бербөтен булган чорда, шундый халәттәге халыкларда һәм илләрдә генә Кешелекне сискәндерерлек балкышның пәйда булуына өметлемиергә мөмкин. Нинди тылсымлы көчләр Нисаны шундый яшәешкә, шундый мохитка әзерләгәндер - мин моны әйтә алмыйм. Андый шәхесне мәктәпләр, төрле 2 уку йортлары йөки даһи остазлар гына әзерли ала микән? Алай булуы да бик мөмкин. Әмма монда хәлләр башкачарак бугай. Табигатьнең ниндидер юмарт мәленә юлыкмады микан бу ханым? Уйлап карыйк. Хәзер инде без дә сүз-фикер азатлыгы чорында яшибез шикелле. Булдыра алган кеше күп иттереп китаплар чыгара ала, рәссамнар зур-зур күргәзмәләрен халыкка күрсәтә ала. Һәм нәкъ менә шундый азат һәм болгавыр чорда чын талант, ихлас талант иясе генә, аерым бер яктылык булып балкый һәм күренә ана. Шигъриятебездәге «Ниса» дигән күренеш нәкъ менә шундый шәхеснең бездә пәйда булуы хакында сөйли.
Шигырьләр, китаплар, шагыйрьләр һәм шагыйрәләр җитәрлек заманнарга килеп кердек. Нисаны шигърияттә такмаза рәвешендәге язмалар, жиһангир кыяфәтенә кереп лаф орулар, дәнья таптап узган, танымаган бичара тавышы белән аһ орып сыкранулар кызыксындырмый. Музыкада һәм поэзиядә авазларның, төсләрнең, хисләрнең көтмәгәндә генә бер-берсенә туры килеп, дөньякүләм барлыкка - реальлеккә моңарчы тоелмаган-күренмәгән тибрәнешләр, нурланышлар барлыкка китерү очраклары бар. Курыкмыйча әйтик, даһи очраклар! Шагыйрәнең күңеле дөньяның әнә шундый тектоник урыннарына тартыла. Әйтергә кирәк, «тектоника» сүзенең монда килеп керүе һич тә очраклы хәл түгел. Нисаның фикер йөртешенә дә, шигъри юлларына да астыртын һәм нәфис тектоника хас!.. Һич та шаккатыргыч җөмлә әйттем әле дип әйтүем түгел бу.
Ниса рәссамнар, музыкантлар, философлар һәм шагыйрьләр мохитенда яши. Бу - аның табигый яшәеше, күңел таләбе. Сизәсездер, безнең әдәбият һәм сәнгать дөньякүләм яңгырашка омтыла, тартыла башлады. Һәм Ниса сыман иҗат ияләренә ихтыяҗ көннән-көн арта барачак.

Зөлфәт
Шагыйрь.
Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауеаты

Послушать фрагмент в mp3